Результаты поиска
- Азат белән күршеләр идек без. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Район үзәгенең Кызыл Октябрь урамындагы кызыл калай түбәле бер катлы озын нарат йорт урталай бүленгән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бер башында - райкомның икенче секретаре гаиләсе, икенче башында райбашкарма комитеты рәисе гаиләсе яши. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ишегалды уртак, ике гаиләгә ныклы абзар-кура да бар, чөнки ул заманнарда әле «урындагы» кешеләр дә сыер асрый торганнар иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Дөрес, печәнне кайдандыр кемнәрдер чабып китереп сәндерәгә өя, кайчагында хәтта якындагы спирт заводыннан берәр мичкә «барда» дигән әчкелтем исле көрән төстәге куе сыекча да китерәләр иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Аны чөмергәч, безнең сыерларның кәефе шактый күтәрелгәне исемдә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азатның әтисе - секретарь, әнисе райкомның парткабинетында эшли. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Кыскасы, «җирле номенклатура базары» нда Азат белән мин бер дәрәҗәдә исәпләнәбез. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Беренче секретарьның курчактай киенә торган светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азатның берсеннән-берсе кече ике энесе бар: Айдар белән Роберт. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР